93,5FM 64Kb  

93,5FM 128Kb

93,5FM 256Kb

 

 

 

 

 

Четверг, 21 августа 2014 08:55 // Прочитано 1131 раз

Иске Казанда милли моңнар яңгырады

Кичә, 17 августта Биектау районы Камай авылындагы "Иске Казан" дәүләт музей тыюлыгында "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия концерты узды. Аны башлап йөрүчеләр - "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм "Бәхетле дөнья" фонды. Иске Казанда мондый чара беренче тапкыр узды һәм ул Россиядә мәдәният һәм тарих елына багышланды.
 
“Милли моңнар” бәйрәменең максаты – яшь һәм өлкән буыннарга Татарстандагы тарихи, милләтебез кадерде булган урыннар белән таныштыру һәм популярлаштыру иде. “Иске Казан” комплексы шундый тарихи урыннарның берсе.  Чараны оештыручылар татар мәдәниятенең зур байлыгы булган татар моңын яңа буынга тапшыру бурычын куйды. Чөнки хәйрия концертында тавышы булган, халык җырларын белгән профессионал җырчылар чыгыш ясады. Янәдән ачылган "ТәртипFM"ның эфирында яңгыраган танылган, хәзер инде онытыла баручы  җырчылар да Иске Казанның сәхнә түрендә булды. Моң бәйрәмен "Тәртип" радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова һәм Камал театры артисты Фәнис Җиһанша алып барды. “Милли моңнар” концертыннан җыелган акчалар Казанның “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләрне һәм ДЦПлы инвалидларны тернәкләндерүгә тотылачак.  “Милли моңнар” проекты төп информацион партнерлары – ТНВ телеканалы , “Тәртип” радиосы һәм TMTV музыкаль каналы булды. “Милли моңнар” проектын һәм “Бәхетле дөнья” фондын Рөстәм Исхакый җитәкли.
 



Поделитесь с друзьями

Оставить комментарий

Убедитесь, что вы вводите (*) необходимую информацию, где нужно
HTML-коды запрещены

Афишалар

Календарь

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30