Тәртип-FM 64Kb  

Тәртип-FM 128Kb

Тәртип-FM 256Kb

 

 

 

 

 

Календарь

« Июнь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  
%AM, %21 %411 %2014 %08:%авг // Прочитано 1562 раз

"Тәртип FM", “Болгар радиосы”, “Татар радиосы” , “Курай“, “Күңел” радиосы волейболда көч сынашты

13 августта кич белән “Су спорты төрләре Сарае” янындагы мәйданда Татарстанда татар телендә эфир тотучы күпчелек радиостанцияләре командалары катнашында пляж волейболы буенча турнир үтте. Бу әле беренче тәҗрибә. Шулай да беренче коймак төерле булмады. Волейбол бәйгесе бәйрәм төсе алды.
 
Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, очрашу, хәл-әхвәл сорашу өчен дә менә дигән мөмкинлек туды. Мәйданда ярыш кызды. "Тәртип FM" командасы өченче урынга лаек булды. Иң мөһиме җиңү түгел, катнашу дисәләр дә, призлы урын яулау бик күңелле инде ул! Бәйгене оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйгенең күчмә кубогын яулаган "Татар радиосы" командасын котлыйбыз! Иҗат уңышлары һәм сәламәтлек телибез.
PS. Бәйгедән фотоларны сайтның "Фото"лар бүлегеннән карарга була.
 
 



Поделитесь с друзьями

Оставить комментарий

Убедитесь, что вы вводите (*) необходимую информацию, где нужно
HTML-коды запрещены