93,5FM 64Kb  

93,5FM 128Kb

93,5FM 256Kb

 

 

 

 

 

Четверг, 21 августа 2014 05:14 // Прочитано 1543 раз

"Кызлы йорт" - яңа проект!

Татар эстрадасында “Кызлы йорт” дигән яңа проект барлыкка килде. Бер гаилә әгъзалары оештырган музыкаль чара җыр-моң, уен-көлке яратучылар күңеленә хуш киләчәк. Чөнки программада эстрадабызда танылу алырга өлгергән 5 бертуган кыз катнаша.
Рәфинә, Резедә, Люция, Илсөя, Гөлсу һәм аларның әниләре Зөлфия Ганиуллиналар – зур сәхнәгә аяк басканчы ук инде заманында Арча авылларын шаулатып йөргән нәни артистлар. “Кызлы йорт” концерт-тамашасын Казанда 11 сентябрь көнне К.Тинчурин исемендәге театр залында күрергә мөмкин булачак. Монда Ганиуллиналарның гаилә дуслары, танылган татар артистлары: Нәфкать Нигъмәтуллин, Гаделфәт Сафин һәм Рифат Хөсниярны да күрергә мөмкин булачак. Ә инде арчалар якташларының музыкаль күчтәнәчен 4 сентябрь көнне, мамадышлылар исә, 12 сентябрь көнне тамаша кыла алачак. Берсеннән берсе чибәр, талантлы биш кыз анасы Зөлфия ханым инсафлы, нурлы балалар үстерү серләрен Intertat.ru укучыларыбыз белән дә уртаклаша. Тормыш сынаулары каршында бөгелеп төшмәгән ханымга сыңар канат белән биш баланы аякка бастыруы бердә җиңел булмагандыр... Гыйбрәтле тормыш юлы узган Зөлфия апа яшьлек елларын искә төшереп, бердәнбер мәхәббәте һәм ир йортында үткән кыска гомерен, тормышка ашмый калган хыялларын бәян итте...
“Ана даны” медаленә ия булган Зөлфия апа һәм аның балалары турындагы язма әзерләнә. Intertat.ru cайтын күзәтеп барыгыз!
 
Мөршидә КЫЯМОВА
intertat.ru

PS.Бу концертның мәгълүмати иганәчесе "Тәртип FM" радиосы.

 
 
 



Поделитесь с друзьями

Оставить комментарий

Убедитесь, что вы вводите (*) необходимую информацию, где нужно
HTML-коды запрещены

Афишалар

Календарь

« Сентябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30