93,5FM 64Kb  

93,5FM 128Kb

93,5FM 256Kb

 

 

 

 

 

Вторник, 13 декабря 2016 08:47 // Прочитано 297 раз

Котлыйбыз!

Бүген иң талантлы егетләребезнең берсе - "Европа плюс", "Дорожное радио" һәм "Тәртип"нең тавыш режиссеры СӘЙФЕТДИНОВ АЛМАЗ МӨДӘРИС УЛЫНЫҢ туган көне! Бик нечкә тоемлау хисенә ия булган Алмазыбыз - "Тәртип"нең сөйкемле сөяге, аның йөрәге.

Безнең тавышларыбызны көйләү, җайлаү, матурлаудан тыш, тапшыруларны эфирга әзерләү, музыкаль бизәү, рекламалар, анонслар эшләү һ.б. - барысы да Алмаз вазыйфасына керә. Без генә түгел, тапшыру авторлары, килгән кунакларыбыз да Алмазны бик ярата. Чөнки ул - үз эшенең чын остасы, компентенлы белгеч, тәрбияле кеше. Аның кулына эләккән һәр язма шунда ук чын сәнгать әсәренә әйләнеп куя. Үз халкының традицияләрен, телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүе дә аңа бу эшендә бик нык ярдәм итәдер. Алмаз! Киләчәктә дә сиңа иҗади уңышлар, саулык, гаилә бәхете телибез. Бергә булыйк!




Поделитесь с друзьями

Оставить комментарий

Убедитесь, что вы вводите (*) необходимую информацию, где нужно
HTML-коды запрещены

Афишалар

Календарь

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30