93,5FM 64Kb  

93,5FM 128Kb

93,5FM 256Kb

 

 

 

 

 

Среда, 27 июля 2016 07:33 // Прочитано 407 раз

"Татарстан" - беренче, "Нократ дулкыннары" - икенче, "Күңел" - өченче

Кичә Казанның пляж волейболы үзәгендә татар телендә сөйләүче радиостанцияләр арасында волейбол буенча өченче турнир узды. Бәйгенең җиңүчесе булып «Татарстан» радиосы танылды. Мәйданда «Татар радиосы», «Болгар», «Тәртип FM», “Татарстан”, Чаллының “Күңел”, Мамадышның «Нократ дулкыннары», шулай ук «Азан» интернет-радиосы командалары чыкты. Ярышларны узган елгы җиңүче «Тәртип FM» радиосы оештырды.
 
"Тәртип"нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева командарга уңышлар теләде. Һәм бу ярышларның максаты, бердән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булса, икенчедән, радио хезмәткәрләрен берләштерү, аралаштыру мәйданы барлыкка китерү икәнлеген әйтте. Ул ярышларны ачык дип игълан итүгә, сүзне бәйгенең баш хөкемдары Радик Сабиров алды ("Идел" журналы баш мөхәррире). Һәм киеренке көрәш башланды... Көн эссе булуга карамастан, командалар рәхәтләнеп көч сынашты. Бар җыелган халык, ял иткән арада, тәмле пылау белән дә сыйланып алды. "Быелгы турнирның иң күңелле һәм иң тәмле мизгелләре шушы булды, чын кунак иттегез", дип шаярды кайберәүлләр. Һәр шаяруның төбендә хакыйкать ята, диләрме әле?!
 
Бәйгеләргә ике мәйданда оештырылып, аларга Илнар Хөснуллин (Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире урынбасары) һәм Илназ Фазуллин ("Интертат.ру" электрон газетасы баш мөхәррире) хөкемлек итте. Бәйге нәтиҗәләре болайрак: беренче урында — «Татарстан» радиосы. Быел әле бәйгедә тәүге тапкыр гына катнашкан «Нократ дулкыннары» (Мамадыш) хезмәткәрләре - икенче урында. Өченчедә - Чаллының «Күңел» радиосы. «Тәртип FM» - дүртенче урында. Шулай итеп, Күчмә кубок үзенең 90 еллыгын билгеләп үтәргә җыюнучы "Татарстан" радиосы хезмәткәрләренә тапшырылды һәм киләсе елгы турнирны алар кабул итеп алды. 
Фотолар - Вконтактедагы "Фотоальбом" сәхифәсендә.



Поделитесь с друзьями

Оставить комментарий

Убедитесь, что вы вводите (*) необходимую информацию, где нужно
HTML-коды запрещены

Афишалар

Календарь

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30