93,5FM 64Kb  

93,5FM 128Kb

93,5FM 256Kb

 

 

 

 

 

Вторник, 12 июля 2016 06:10 // Прочитано 355 раз

12 июль - Питрау көне

Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.
Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык төбәкләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә.
Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы, диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу-кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Бер- берсенә кунакка йөрешкәннәр. Бу көнне кошлар сайраудан туктый, бар табигать акрынлап көзгә авыша, диләр. Бу көнне кавышкан яшь парларның бәхетләре тулы була дигән гыйбарә дә бар. 




Поделитесь с друзьями

Оставить комментарий

Убедитесь, что вы вводите (*) необходимую информацию, где нужно
HTML-коды запрещены

Афишалар

Календарь

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30