93,5FM 64Kb  

93,5FM 128Kb

93,5FM 256Kb

 

 

 

 

 

Календарь

« Сентябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  

Көрәш мәйданында

Пятница, 31 октября 2014 11:16

Татарстан көрәшчеләре өчен урак өсте дәвам итә. Бу көннәрдә ил күләмендә зур көрәш бәйгеләре узды. Республикакүләм ярышлар да бара.  Педьесталга быел кемнәр менде?  Тагын нинди ярышлар булачак? Быелгы бәйгеләр нинди нәтиҗәләр күрсәтә? Бу сорауларга җавап - “Безнең спорт” тапшыруының 31 октябрь чыгарылышында.

Яшьлек сулышы

Четверг, 30 октября 2014 13:23

Бүген, ягъни 30 октябрь көнне 21.00 сәгатьтә “Калеб” тапшыруының чираттагы чыгарылышы эфирга чыга. Яшьләр әзерләгән, талантлы яшьләребез турындагы тапшыру бүгенге  яшьләр сулышын тоярга ярдәм итәр. Тыңламый калмагыз!

 

 

Сәламәт теш - саулык билгесе

Четверг, 30 октября 2014 11:00

30 октябрь көнне эфирга чыгачак “Сәламәт булыгыз!” тапшыруының кунагы – “Стоматология Домрачева” теш клиникасы җитәкчесе Әлфия Домрачева. Сүз теш авыруларын профилактикалау һәм дәвалау, шулай ук клиникада күрсәтелә торган хезмәтләр турында барачак. Игътибар: тапшыру барышында яңгыраган сорауга дөрес җавап бирүчегә клиникадан махсус бүләк тапшырылачак.

 

Бездә кунакта- Рөстәм Закиров

Среда, 29 октября 2014 07:00

Бүген, ягъни 29 октябрь көнне “Чакырылган кунак” тапшыруы кунагы – җырчы,  Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров. Игътибар: әңгәмә барышында Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина концертына чакыру билеты уйнатыла.

Җырчы иҗат һәм тормыш юлының матур хатирәләре белән уртаклаша. Шулай ук “Тәртип” тыңлаучыларына яңа гына “табадан төшкән” җырларын тәкъдим итәчәк.

Куркак хоккей уйнамый

Пятница, 24 октября 2014 07:21

“Тәртип FM”да һәр җомгада эфирга чыгучы “Безнең спорт” тапшыруының  24 октябрь чыгарылышында да сүз хоккей турында булачак.  Тапшыруның  авторы һәм алып баручысы Радик Сабировның әңгәмәдәше - хоккей җанатары Инсаф Хәмитов. Тапшыру 21.00 сәгатьтә башлана.

“Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә”

Четверг, 23 октября 2014 10:56

25 октябрь көнне “Әкият” курчак театрында Зөлфәт пьессасы буенча “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектакленең премьерасы булачак. 

 

Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә “Тәртип FM”да “Сәламәт булыгыз!” тапшыруының яңа чыгарылышы эфирга чыга.  Бүген, ягъни 27 октябрь тапшыруында сүз тәмәке тартуның кеше организмына зыяны, бу бәйлелеккә төшүнең сәбәпләре һәм аннан котылу юллары хакында барачак. Кунагыбыз - “Инсайт” клиникасы психологы Альберт Главин. Әңгәмәне журналист Айдар Халиуллин алып бара.  Тапшыру 22.00 сәгатьтә эфирга чыга.

 

 

Афишалар