93,5FM 64Kb  

93,5FM 128Kb

93,5FM 256Kb

 

 

 

 

 

Календарь

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      

Билбаулы көрәш

Пятница, 14 ноября 2014 09:15

Билбаулы көрәш. Нәрсә ул?  Аның буенча нинди ярышлар оештырыла? Дөнья һәм ил күләмендә нинди дәрәҗәләре бар? “Безнең спорт” тапшыруының 14 ноябрь чыгарылышында шушы сорауларга җавап табарга мөмкин булачак. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Радик Сабировның әңгәмәдәшләре - Бөтенроссия билбаулы көрәш федерациясе президенты, республиканың билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры, ирекле көрәш буенча СССРның спорт остасы  Хәбир Сабир улы Хәбибуллин һәм Мәскәдән килгән кунак – Халыкара билбаулы көрәш федерациясе президенты Руслан Рәшит улы Мәхмүтов. Тапшыру 21.00 сәгатьтә эфирга чыга

Рәсемдә: (сулдан уңга) Руслан Мәхмүтов һәм Хәбир Хәбибуллин.

 

Бүген, ягъни 13 ноябрьдә “Калеб” тапшыруының өченче чыгырылышы эфирга чыга. Тапшыру XXI гасыр иҗатчылары белән таныштыруын дәвам итә. Бүген студиябезнең кунагы - композитор, җырчы Эльмира Галимова. Әңгәмәне яшь журналист Эльвина Нәҗипова алып бара. Тапшыру 21.00 сәгатьтә башлана.

 

Яман шештән котылып була

Четверг, 13 ноября 2014 06:30

Күкрәк бизләрендә яман шеш... Куркыныч диагноз...  Әмма бу авырудан котылып калып була. Авырып киткән очракта, тулысынча савыгу мөмкинлеге дә бар. “Сәламәт булыгыз!” тапшыруының 13 ноябрь чыгарылышында күкрәк бизләрендәге яман шеш авыруын булдырмау һәм дәвалау чаралары турында барачак.

12 ноябрь көнне “Тыңлачы, сандугач”, “Ярат мине”, “Карамалы Гобәй” һәм тагын бик күп җырлары аша тамашачы күңеленә  юл алган яшь һәм талантлы җырчы, Рәшит Ваһапов исемендәге җыр бәйгесе җиңүчесе  Ришат Төхвәтулллин “Тәртип” тыңлаучыларына иҗатындагы һәм тормышындагы яңалыклары хакында бәян итәчәк.

Туган көнегез белән!

Вторник, 11 ноября 2014 08:55
Бүген (11 ноябрьдә) татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре лауреаты, "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире Ләбиб Леронның туган көне. Ләбиб абый - "Тәртип"нең дә якын дусты. Ул тыңлаучыларыбызга "Безнең мирас" тапшырулары аша яхшы таныш. 
Ләбиб абый! Сезне ихлас күңелдэн туган көнегез белэн котлыйбыз. Сезгә какшамас сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле мул тормыш телибез.

Котлыйбыз!

Вторник, 11 ноября 2014 06:47

Бүген (11 ноябрьдә) баш мөхәрриребез Ризәлә Исмәгыйлеваның туган көне! 

 

 

"Тәртип" халкыбызның тирән хөрмәтен яулаган шәхесләр, талантлы милләттәшләребез турында сөйләвен дәвам итә. Бүген кунакханәбездә танылган җырчыбыз Гөлдания Хәйруллина булачак. Аның белән әңгәмәне бүген "Чакырылган кунак" сәхифәсендә тыңлый аласыз. Тапшыру бүген, ягъни 5 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә эфирга чыга. Кабатлавы - якшәмбе көнне 21.00 сәгатьтә.

 

 

 

Афишалар