93,5FM 64Kb  

93,5FM 128Kb

93,5FM 256Kb

 

 

 

 

 

Вторник, 29 июля 2014 12:35 // Прочитано 1605 раз

Радио турында

  2014 нче елның 16 апрелендә Казанда “Тәртип FM” радиостанциясе эшли башлады.  Дөресрәге, кабаттан  яраткан тыңлаучыларына кайтты. 2008 елның 11 июнендә ачылып, берничә ай дәвамында эшләп алган һәм шул  вакыт эчендә бик зур аудитория туплый алган радио  алты елдан соң янә - эфирда. Тарихка кайтып килик.

 

     Радиостанция тәүге авазын 2008 нче елның 11 июнендә салды.  Татарстан халкы сабантуйлар шаукымы белән йөргән мәлдә, Россия Конституциясе көне алдыннан эшли башлаган радиостацияне тыңлаучылар зур бүләк буларак кабул итте.  Радио ачу ансат эш түгел. Документ эшен җайга салу, техник мәсьәләләрне хәл итү, концепциясен булдыру күп вакыт һәм зур тырышлык сорый. Шулай булгач, радионың тарихы тагын да элегрәк башлануын фаразлау авыр түгел. Ләкин барлык мәсьәләләр хәл ителеп, “Тәртип” эфирга чыга.  Аның директоры Марат Ибляминов, ул чактага музыка мөхәррире Камил Бикмөхәммәтов татар җырына, моңына сусаган тыңлаучыларга чын хәзинә тапшыралар. Кыска гына вакыт эчендә казанлылар һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр радионы үз итеп өлгерә. “Исеменә  «Тәртип» сүзе – күнел, иманыбызнын тәртибе мәгънәсендә сайланды. Бу музыкаль мәгърифәтчелек юнәлешне алган  массакүләм   мәгълүмат чарабыз янулар, зур тырышлык, маркетинг тикшеренүләре, ә инде бигрәк тә татар халкынын гасырлар дәвамында тупланган җыр-музыкасы пластынын ахыргы елларда  милләтебез  игътибарыннан беркадэр тик ятуына коену аркасында туды”,  дип искә ала аны оештыручылар.  2008 елда радио тест режимында ике айлап кына эшләп калырга өлгерде. Билгеле сәбәпләр аркасында ул ябылды. Радио эшләүдән туктагач, тыңлаучылардан, кабат ачуны сорап, йөзәрләгән, хәтта меңәрләгән хат һәм шалтырату килде. Матбугат битләрендә язмалар дөнья күрде. Тыңлаучылар шул еллардан бирле радионың кабат ачылуын көтте.

     Аларның өметләре акланды. 2014 нче елның 16 апреленнән  радиостанциянең икенче тормышы башланды. Хәйдәр Бегичевның “Туган ягым Татарстан” җыры белән, хәерле сәгатьтә, дип ул кабат эфир киңлекләрен яулады.  93,5 ешлыгында эшләүче радиода халкыбызның күңел җәүһәрләре булып саналган әсәрләр яңгырый. Туган телебез, үзенчәлекле мәдәниятебез, дин-әхлак, гореф-гадәтләрне пропагандалау белән бергә, спорт, сәламәт яшәү рәвеше темасы беренче урында тора.  Милли спорт төрләре, аларның үсеше  турында сөйләүгә зур урын бирү күздә тотыла.

    “Тәртип FM”  Татарстан өчен уникаль проект буларак гамәлгә ашырыла. Ул традицион сәнгатебезнең, милли мәдәниябезнең һәм спортның симбиозы булачак. Аудиториясе 30-60 яшьлекләр өчен дип каралса да, практика күрсәткәнчә, бүген “Тәртип FM”ны  олысы да, кечесе дә тыңлый. Ул позитив радио буларак тәртипкә, яхшы эшләр изге гамәлләр кылырга, бер-береңә елмаерга, кешеләрне хөрмәт итәргә чакыра.  “Тәртип FM” чын мәгънәсендә халык радиосына әверелер дигән ышаныч зур.

 

 
 



Поделитесь с друзьями

Оставить комментарий

Убедитесь, что вы вводите (*) необходимую информацию, где нужно
HTML-коды запрещены

Афишалар

Календарь

« Сентябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30